16+

«Команда мечты» фильмыннан кергән акчаны гуманитар ярдәмгә җибәрәчәкләр

«Команда мечты» (6) фильмын Россия халыкларының милли телләрендә күрсәтү 28 апрельдән старт ала. Фильм Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия кинематографистлар берлеге ярдәмендә төшерелгән.

«Команда мечты» (6) фильмын Россия халыкларының милли телләрендә күрсәтү 28 апрельдән старт ала. Фильм Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия кинематографистлар берлеге ярдәмендә төшерелгән.

Җыелган акчалар #МЫВМЕСТЕ бөтенроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында гуманитар ярдәмгә җибәреләчәк. Бу хакта акцияне оештыручылар хәбәр итә.

«Команда мечты» фильмы уникаль форматта чыгачак: Россия халыкларының мәдәни мирасы елында ил прокаты тарихында беренче тапкыр картина рус телендә оригиналь яңгырашта чыгарылачак, шулай ук чечен, татар һәм якут телләрендә күп тавышлы дубляжларда. «Команда мечты» Россия халыкларының мәдәниятен һәм телләрен саклауның бик яхшы коралы була алачак”, - диелә хәбәрдә.

Акция Россиянең барлык төбәкләрендә узачак. Хәзерге вакытта Владикавказ, Грозный, Краснодар, Новороссийск, Ростов-на-Дону, Казан кебек шәһәрләрдә кино күрсәтү расланган. Татарстанда фильмны шулай ук Бөгелмәдә һәм Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә күрсәтәчәкләр. Күрсәтүгә билетлар алу яшьләргә Пушкин картасы буенча мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading