16+

Коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез түли башлыйбыз

Дәүләт Думасы торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле яңа закон проекты караган. Аның нигезендә, банклар, почта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәнгә комиссия алмаячак.

Дәүләт Думасы торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле яңа закон проекты караган. Аның нигезендә, банклар, почта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәнгә комиссия алмаячак.

“Без бу закон проектын бик әйбәтләп эшләдек. Сүз банклар һәм башка төрле кредит оешмалары комиссия алуы хакында гына түгел. Мисалга, авыл җирлекләрендә коммуналь хезмәтләрне “Россия Почтасы” бүлекләрендә түлиләр. Шуңа да без Торак кодексына гына түгел, ә илкүләм түләү системасы һәм почта элемтәсе законында, банклар һәм банклар эшчәнлеге законында тыюлар кертәчәкбез”, - ди депутат һәм закон проектын эшләүчеләрнең берсе Сергей Неверов.

Әлеге закон проектын Президент Владимир Путин да хуплаган.

Хәзерге вакытта банклар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә 0,5-2 процент комиссия ала. Бу пенсионерлар өчен ярыйсы ук зур сумма, ди депутатлар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X