16+

Конфедерацияләр Кубогы матчлары барганда юл ябылу вакыты ике сәгатькә кыскарды

Конфедерацияләр Кубогын кабул итү өчен "Казан-Арена" стадионыннан тыш, "Рубин", "Электрон", Үзәк стадионы мәйданныры да әзерләнде. Хәзер Үзәк стадионында Мексика, ә "Рубин" базасында - Португалия җыелмасының тренировкалары уза. "Казан-Арена"дагы газон да FIFA таләпләренә туры китереп тулысынча үзгәртелгән. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов хәбәр иткәнчә, футболчылар Казандагы...

Шулай ук 400гә якын шәһәр транспорты "Казан-Арена" дип язылган тамгалар салынган. Аның аша кунаклар һәм читтән килгән җанатарлар стадионга барачак маршрутларны таныячак.
Юл ябылышына да үзгәрешләр кертелде. Элек юллар матч алдыннан - биш, матчтан соң - өч сәгатькә ябылса. Хәзер матч алдыннан - дүрт, уеннан соң - ике сәгатькә генә ябылачак.
- "Рубин" - ЦСКА арасында оештырылган сынау матчлары безгә шушы вакыт та юлларда ыгы-зыгы тудырмаска җитә икәнен күрсәтте. Юл ябылу вакыты иң беренче чиратта шәһәр халкы уңайлыгы максатыннан кыскартылды, - ди Казан Башкарма комитетының спорт проектларын тормыша ашыру бүлеге җитәкчесе Роман Ивачев.
Казанда Конфедерацияләр Кубогы барышы турындагы барлык яңылык белән kzn2018.com сайты аша карап бара аласыз.
Алисә Сабирова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading