16+

Конституция – кеше хокукларының таянычы

Кешелек җәмгыяте ­электрон технологияләрдә кискен үсеш-алгарыш кичерә. Европа илләреннән әллә ни калышмыйча, Россияне дә озак­ламыйча цифрлы мәгълүмат киңлеге чолгап алачак. Сөенергәме моңа, әллә куркыргамы?

Конституция – кеше хокукларының таянычы

Кешелек җәмгыяте ­электрон технологияләрдә кискен үсеш-алгарыш кичерә. Европа илләреннән әллә ни калышмыйча, Россияне дә озак­ламыйча цифрлы мәгълүмат киңлеге чолгап алачак. Сөенергәме моңа, әллә куркыргамы?

Казанның «ИT-парк» конференцияләр залында Татарстан Республикасы Конституция укулары булды. Анда Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгъ­лүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы вәкилләре, юристлар катнаш­ты. Көн тәртибенә «Бердәм мәгълүмати киңлек оештыру: конституциячел-хокукый нечкә­лекләр» темасы куелды.

– Татарстанның 2030 елга кадәрге чорга исәпләнелгән үсеш стратегиясендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүне үстерү – максатчан бурыч. Ләкин, мәгълүматлаштыру кешеләрнең конституцион хокук­ларын боза, дип шикләнүчеләр дә бар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да конференциягә юллаган хатында кешеләрнең конституциячел хокуклары сакланышына нык әһәмият бирә. Татарстанда эшчәнлек «ТАССРга – 100 ел» шигарендә алып барыла. Цифрлы мәгъ­лүмат киңлегендә дә Конституция кеше хокуклары таянычы булып торырга тиеш, – дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.
Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов цифрлы технологияләрнең җәмгыятьнең яшәү рәвешенә әверелә баруын искәртте.

– Хәзер интернет кешегә өеннән-фатирыннан чыкмыйча да хакимият органнары белән эш алып барырга мөмкинлек тудыра. Конституция судының да сайты гамәлдә, җәмәгатьчелек белән сайт аша да элемтәдә торабыз. Электрон технологияләрнең бер мисалы буларак, күпфатирлы йортларга видеокамералар урнаштырыла. Иминлек өчен булса да, кайбер кешеләр: «Йортларга видео­камера кую – кешеләрнең хокукларын бозу ул», – дип, Конституция судына мөрәҗәгатьләр җибәрә, – дип сөйләде Фәрхәт Хөснетдинов.
Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров ­чыгышында әйтелгәнчә, суд-­хөкем органнарында мәгълүмати технологияләр киң кулланыла. Электрон доку­ментлар әйләнеше, судка интернеттагы шәхси кабинетыңнан гариза җибәрү мөмкинлеге – моның ачык мисаллары.

– Электрон архив туплана, документларны электрон сыйфатта илнең теләсә кайсы төбәгеннән соратып алып була. Суд эшчәнлегендә инде хәзер дә робот-модульләр кулланыла, ясалма интеллектка якынлашабыз. Кеше язмышын хәл итүне роботларга тапшыруга шик-сорау белән карыйм, – диде Айдар Галиәкбәров.
Мондый эчтәлектәге сүз яңгырагач, Юрий Камалтынов үз фикерен әйтмичә түзмәде.
– Судта машиналар, ягъни ясалма интеллект түгел, ә кеше хөкем итәргә тиеш. Машинада кызгану хисе юк чөнки. Бу мәсьәләдә фәлсәфәчеләр белән тирәнтен уйлану кирәк әле, – диде ул.

«Университет Иннополис» проекты җитәкчесе Аркадий Терзи цифрлы технологияләрне актив өйрәнергә чакырды. Аның әйтүенчә, сабыйлар хәзер «цифрлы ­дөнья» белән туа, уку-өйрәнү өлкәнрәкләргә кирәк. Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты кафедрасы мөдире Евгений Солтанов бердәм мәгъ­лүмати киңлек оештыруда Россия Федерациясе Конституциясенә нигезләнү зарурлыгын басым ясап әйтте. Татарстан Респуб­ликасы Конституция суды аппараты җитәкчесе Әнәс Нуриев бердәм мәгълүмат киңлегендә конституциячел хо­кукны гамәлгә ашыруны тәэмин итә торган мәгъ­лүмат инфраструктурасы булдырылачагын җиткерде.

Юрий Камалтынов, фикер алышуга йомгак ясап, Айзек Азимовның әле 1943 елда ук язылган «Я, Робот» дигән әсәрен искә төшерде.
– Кешеләр 70 ел элек үк роботлар турында уйланган. Без шушы хыялларны чынбарлыкка ашыру чорында яшибез. Мәгълүмати киңлектә кешеләрнең конституциячел хокукларын саклау беренчел игътибарда булырга тиеш, – диде Юрий Камалтынов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading