16+

Концертка барсаң, булырсың хәйрияче

2-3 декабрьдә Казан Ратушасында һәм башкаланың «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Игелекле Казан» IV форумы була.

2-3 декабрьдә Казан Ратушасында һәм башкаланың «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Игелекле Казан» IV форумы була.

«Эшлекле дүшәмбе» ки­ңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр иткәнчә, быелгы форум халыкара дәрәҗәдә уза. Париждан Мэрияләр ассоциациясе хезмәте җитәкчесе Мари-Лоран Граво, Испаниядән «Бергәләшеп тормыш өчен» халыкара хәйрия фонды президенты Клара Арналь һәм Барселонадан Рус Йорты Фонды Генераль Директоры Анна Силюнасның килүе көтелә.
– Быелгы форумда илкүләм проектлар һәм аларны гамәлгә ашыруда җәмәгатьчелекнең дә катнашуы мәсьәләләре күтәрелә. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә Казанда 2020 елда илкүләм проектлар буенча форум билгеләнгән. «Игелекле Казан»ның әлеге Форум алдыннан узуы үзе бер әһәмияткә ия, – диде Рөстәм Гафаров.
«Игелекле Казан» («Добрая Казань») форумында катнашу коммерциячел булмаган һәм хәйрия оешмаларына, хакимият органнары вәкилләренә, шулай ук кызыксынган кешеләргә – түләүсез.  

«Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешма директоры Марат Исмәгыйлов сүзләренә караганда, инде 40 шәһәрдән форумга килергә теркәлү узганнар.
Халыкара мәгълүмат үзәгендә 2 декабрьдә «Добрая волна» III Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты куела. Билетлардан кергән акча хәйрия фондларына күчерелә.

– Фестивальнең сайлап алу турлары Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Севастополь, Ростов Дон, Владивосток, Новосибирск, Курск, Екатеринбург һәм Калининград шәһәрләрендә узды. Вокал, ишарәләп җырлау, хореография, музыка коралларында уйнау номинацияләрендә 1 меңнән артык бала катнашты, – диде Рөстәм Гафаров.

«Игелекле Казан» проекты кысаларында төрле хәйрия чаралары алып барыла. Мәсәлән, мәктәп­ләр һәм ата-аналар катнашындагы «Хәйрия ярминкәсе» елына ике мәртәбә киң колач белән уза. Быелгы хәйрия ярминкәләреннән кергән 7,7 миллион сум акча 130 каты авыручы баланы дәвалауга бирелгән. «Игелекле Казан» чакыруында казанлылар ирекле рәвештә кан тапшырган. Нәтиҗәдә 357 литр кан тупланган, аннан килгән 120 мең сум акча Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына күчерелгән.

Татарстан башкаласында «Игелек­ле Казан» форумы 2016 елдан үткәрелә. Казан мэры һәм Игорь Крутойның популяр музыка академиясе башлангычындагы «Доб­рая волна» фестивале 2017 елдан старт алды. Фестивальнең гала-концертында, матур гадәт буенча, Россия­нең эстрада йолдызлары да катнаша. Хәйриячелек һәм форумга карата мэр Илсур Метшин үзенең фикерләрен уртаклашты.

– Форум – «Игелекле Казан» проекты кысаларында башкарылган зур эшләребезгә йомгак. Нәтиҗәләр чыгарабыз, хәйриячелек юнәлешендә ниятләр билгелибез. Экспертлар белән фикерләшеп, теге яки бу мәсьәләне чишү юлларын табабыз. Күп кунаклар көтәбез, шул исәптән Европадан да. Форумда федераль структуралар, Россия хәйрия фонд­лары катнаша. Республика оешмаларын да әңгәмәгә җәлеп итәр вакыт җитте, чөнки максатлар һәм бурычлар уртак. Илкүләм проектларның күпчелеге социаль эчтә­лек­ле һәм халык тормышын яхшыр­туга юнәлдерелгән, – диде мэр Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading