16+

Копенгагенда чүп яндыру заводы ни өчен шәһәр үзәгендә? Бу хакта Рөстәм Миңнехановка сөйләделәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенның тарихи үзәге белән янәшә тау сыман төзелгән Amager Bakke Чүп яндыру заводы эше белән танышты.

Копенгагенда чүп яндыру заводы ни өчен шәһәр үзәгендә? Бу хакта Рөстәм Миңнехановка сөйләделәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенның тарихи үзәге белән янәшә тау сыман төзелгән Amager Bakke Чүп яндыру заводы эше белән танышты.

Республика җитәкчесенә предприятиенең үзенчәлекләре һәм аны төзү урыны сайлау сәбәпләре турында сөйләделәр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Завод тулы егәрлегенә эшли башлагач, елына 560 мең тонна чүп эшкәртә. Бүген ике бертөрле линия эшли, аларның бер сәгатьтә җитештерү егәрлеге 35 мең тонна тәшкил итә. «Чүп яндыру заводы биредә җылыту системасы узганга төзелгән. Каты көнкүреш калдыкларын яндырудан чыккан җылылык челтәрләргә җибәрелә», — дип сөйләде завод вәкиле.

Amager Bakke комплексының 30 мең квадрат метр чамасы түбәсе актив ял итү паркы итеп ясалган.

Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул завод безнен Рэсэйгэ гомумэн туры килми. Башка шэхэрлэрдэ сортировка дигэн нэрсэ бар, и нэрсэ яндырырга ярвй шуны яндырала. А Казанда исэ, ботенесен яндырачаклар. Ботен зыянлы элементлар хавага таралачак. Кемгэ бу дорестэндэ кызык, сайтларда карый алачаклар. Нинди завод башка иллэрдэ тозелгэн, хэм нинди завод бездэ тозергэ телилэр. Очищающий фильтры 1 генэ стадия булачак 3 урынына. Халыкны ялганлап Рэсэйнен хэм Татарстаннын житэкчелэре жинел акча эшлэп алмакчы булалар. Э узлэре башка жирдэ яшэячэк. Берсебер шул завод янында яшэмиячэк.

    Мөһим

    loading