16+

Көрәш буенча дөнья беренчелегендә һәм дөнья чемпионатында Татарстаннан кемнәр көрәшәчәк?

Бу ялларда көрәш буенча дөнья беренчелеге һәм дөнья чемпионаты узачак. Бәйгедә Татарстаннан кемнәр катнашачак соң?

Бу ялларда көрәш буенча дөнья беренчелеге һәм дөнья чемпионаты узачак. Бәйгедә Татарстаннан кемнәр катнашачак соң?

Яшьләр арасында дөнья беренчелеге 22 июньдә "Чыңгызхан" спорт клубы базасында узачак. Әлеге ярышларда Россия данын Татарстанның 7 көрәшчесе яклаячак: Артур Лукьянов, Инсаф Ногманов, Ислам Кәримов, Булат Москов, Ислам Закиров, Артур Халиков, Осман Махмич.

Олылар арасында дөнья чемпионаты да шул ук көнне узачак. Анысы, традицион рәвештә, Саба районының Миңгәр авылында үтәчәк. Биредә Россия данын Алексей Абрамов, Ислам Фәлахов, Динар Кәримуллин, Рафаэль Кәлимуллин, Ранис Галимуллин, Азат Габдрәшитов, Булат Мусин, Радик Сәлахов, Ранис Гыйләҗетдинов яклаячак.

Шул ук состав диярлек 21 июньдә "Ак Барс" Көрәш Сараенда узачак БРИКС Уеннары кысаларында үтәчәк көрәш ярышларында да катнашачак. Хәбәр иткәнебезчә, БРИКС Уеннарында көрәш ярышлары 10 үлчәү авырлыгында үтәчәк. Россия җыелма командасы составына 8 Татарстан спортчысы керде: Алексей Абрамов, Ислам Фәлахов, Динар Кәримуллин, Ранис Галимуллин, Азат Габдрәшитов, Руслан Рәфыйков, Радик Сәлахов, Ранис Гыйләҗетдинов. Россия данын Ульяновск өлкәсеннән Артур Хәкимов белән Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев та яклаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading