16+

Көрәш буенча Казан чемпионаты кайчан, кайда һәм ничек узачак?

Көрәш буенча вузлар һәм яшьләр арасындагы Казан беренчелекләренең кайчан узачагы да билгеле.

Көрәш буенча вузлар һәм яшьләр арасындагы Казан беренчелекләренең кайчан узачагы да билгеле.

13 апрельдә Казанның "Ак Бүре" спорткомплексында көрәш буенча Казан беренчелеге узачак. Бу хакта безгә Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр итте. Шушы көннәрдә Казан шәһәре башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе Линар Гарипов, Казан шәһәре көрәш федерациясенең яңа җитәкчесе Расих Габдрахманов, Марсель Таһиров һәм башкалар катнашында узган киңәшмәдә якын араларда узачак бәйгеләрнең календарен раслаганнар. Көрәш буенча Казан чемпионатында Татарстан чемпионатында һәм Муса Җәлил турнирында Казан командалары өчен чыгыш ясаган көрәшчеләр, Казан пропискасы булган көрәшчеләр һәм Казанда белем алучы студентлар бил алышачак. Баш хөкемдар - Расих Габдрахманов үзе.

Студентлар дигәннән, 26-27 апрельдә "Ракета" спорт залында Казандагы югары уку йортлары студентлары арасында бәйге узачак. ә 18-19 май көннәренә ике яшь категориясендә яшьләр арасындагы Казан беренчелеген үтәр дип планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading