16+

Корбан бәйрәме көнне җәмәгать транспортының йөрү вакыты билгеле булды

21 августта, Корбан бәйрәме билгеләп үтелгән көнне, шәһәр пассажир транспорты эше ял көне графигы буенча оештырыла. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 августта, Корбан бәйрәме билгеләп үтелгән көнне, шәһәр пассажир транспорты эше ял көне графигы буенча оештырыла. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрлеләр бәйрәм чаралары уздырыла торган мәчетләргә барып җитә алсын өчен 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 номерлы автобус маршрутлары һәм 1, 2, 12 номерлы троллейбус маршрутлары 3.30 сәгатьтә йөри башлый.

Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.30 сәгатьтә, гает намазы 5.00 сәгатьтә башлана. 21 августта Казанның муниципаль паркингыннан файдалану бушлай булачак. Бу Корбан бәйрәме ял көне булып санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading