16+

Коръәннең 1300 ел элеккеге кулъязмасы табылган

Бирмингем университеты хезмәткәрләре үзләрендә сакланган Коръән кульязмасы битләренең дөньядагы иң борынгы манускриптларының берсе булуны ачыклаган.

Бирмингем университеты хезмәткәрләре үзләрендә сакланган Коръән кульязмасы битләренең дөньядагы иң борынгы манускриптларының берсе булуны ачыклаган.

Тикшеренүчеләр сүзләренчә, радиоуглерод анализ изге китап битләренә 1300 елдан артык булуны күрсәткән. Димәк, аның өстендә эшләүче теоретик яктан Мөхәммәд пәйгамбәр белән очрашырга яки аның вәгазьләрен тыңлаган булырга мөмкин дигән сүз. Кульязма битләрен университетка Якын Көнчыгыштан, башка меңләгән борынгы документлар белән бергә, 1920 елларда Гыйракта туып үскән тарихчы Альфонс Мингана тапшырган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading