16+

Коронавирус "Алтын сөлге" бәйгесенә аяк чалды

Бил алышлар тиздән Әлмәт шәһәрендә узарга тиеш иде.

Бил алышлар тиздән Әлмәт шәһәрендә узарга тиеш иде.

Әлмәт шәһәрендә татарча көрәш буенча "Татнефть" оешмасы призларына командалар арасында "Алтын сөлге" бәйгесе быел булмаячак. Бу хакта "Шәһри Казан" хәбәрчеләренә Әлмәт районында балалар тренеры булып эшләүче, танылган көрәшче Рузил Ганиев җиткерде.

– "Татнефть"тән шундый хат бар. Ярышлар булмаячак. Тиздән бу хакта районнарга да җиткерәбез, – диде Рузил.

Исегезгә төшерәбез, ярышлар "Диварга-дивар" системасы буенча уздырыла. Узган ел беренчелекне Әлмәт командасы яулады. Икедә – Теләче, өченче урында Кукмара көрәшчеләре калды. 

Безгә килеп ирешкән мәгълүматлардан аңлашылганча, "Татнефть" оешмасы фәрманы нигезендә, коронавирус инфекциясенә каршы профилактика үткәрелү сәбәпле, оешма бүлекчәләрендә 3 ай дәвамында ярышлар уздырылмаячак.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading