16+

Коронавирус белән авыручылар арта: ышанмас җиреңнән, ышанырсың...

Татарстанда Covid-19ның 38 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда Covid-19ның 38 яңа очрагы ачыкланган.

Өч татарстанлы коронавирусны республикадан читтә йоктырган, калган очраклар элемтә аша.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән зарарланган 38 кеше расланган, өчесе әлеге чирне республикадан читтә йоктырган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"8 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өйдә генә дәвалана", - диелә хәбәрдә.

Яшь төркемнәре буенча татарстанлылар арасында иң күп авыручылар саны 30 дан 50 яшькә кадәр - 17 кеше, 50дән 60 чаклы - 9 кеше, 60 тән 70 яшькә кадәр - биш.

Иң күп очраклар Казанга туры килә - 23. Икешәр очрак - Яр Чаллы, Югары Ослан, Нурлат, Тәтеш районнарында теркәлгән.

Республикада коронавирус инфекциясе тарала башланганнан бирле 7692 кеше бу чирне йоктырган, 6579 кеше сәламәтләнгән.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading