16+

Коронавирус кичерүчеләрнең антитәнчекләре күпме саклана?

Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрнең канында SARS-CoV-2 коронавирусына антитәнчекләр вирусны йоктырганнан соң бер елдан артык сакланырга мөмкин.

Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрнең канында SARS-CoV-2 коронавирусына антитәнчекләр вирусны йоктырганнан соң бер елдан артык сакланырга мөмкин.

Финляндия Милли сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш институты (THL) тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Коронавирус кичергән кешеләрнең күпчелегенең канында нейтральләштерә торган антитәнчекләр әлеге вирусны йоктырганнан соң бер елдан артык вакыт үткәч тә бар иде», — дип белдергән табиблар.

Тикшеренүдә 2020 елның язында коронавирус инфекциясен кичергән һәм шуннан соң бу авыруны кабат йоктырмаган 367 кеше катнашкан.

Шул ук вакытта, галимнәрнең мәгълүматлары буенча, инфекция кичергән кешеләрдә антитәнчекләрнең SARS-CoV-2 коронавирусының яңа штаммнарын блокировкалау сәләте патогенның башлангыч варианты белән очрашкан вакыттагыга караганда түбәнрәк. «Бета» һәм «дельта» штаммнарыннан (Көньяк Африка һәм Һиндстан штаммнары) саклану сәләте аеруча түбән.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин илдә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә киңәш итте.

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading