16+

Коронавирус тагын ике корбан алды

Татарстанда ковидтан ике үлем очрагы расланды.

Татарстанда ковидтан ике үлем очрагы расланды.

1963 елгы хатын-кыз үпкә ялкынсынуы белән катлауланган коронавирус инфекциясе аркасында Казан шәһәренең 7 нче номерлы хастаханәсенә озатыла. Хәле хроник авыруларның кискенләшүе сәбәпле начарлана. Нидән үлгәнлеге патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус үзенчәлекле.

1966 елгы Казан шәһәрендә яшәүче ир-ат республика йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелгән. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Хастада коронавирус инфекциясе булуы лаборатор тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.

Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

8 октябрьгә СОVID-19тан үлүнең 83 очрагы теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading