16+

Коронавирус яңа гына бала тапкан хатынның гомерен өзгән

Саратов өлкәсендә яңа гына бала тапкан 26 яшьлек хатын коронавирустан үлгән

Саратов өлкәсендә яңа гына бала тапкан 26 яшьлек хатын коронавирустан үлгән

Аның сабые авыр хәлдә.

Саратов өлкәсендә коронавирус яңа гына бала тапкан хатынның гомерен өзде. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Станислав Шувалов белдергән.
Түрә сүзләренчә, хатын-кызның хәле бик катлаулы булган.
"Аның үпкәсе нык зарарланган иде. Ул 11 көн дәвамында стационарда дәваланды, шуларның тугыз көнен үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппараты астында үткәрде. Бөтен күрелгән чараларга карамастан, аны коткарып калып булмады. Медицина күрсәткечләре буенча ашыгыч рәвештә бала таптырдык», - дип хәбәр итте Шувалов. Ул билгеләп үткәнчә, вакытыннан алда дөньяга килгәнлектән,  баланың хәле бик авыр.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин вакцинация темпларын көчәйтергә, ләкин мәҗбүри итмәскә дип боерды.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин вакцинация темпларын көчәйтергә, ләкин мәҗбүри итмәскә дип боерды.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kzen-koronavirus-beln-avyruchylar-sany-tagyn-da-artyrga-mmkin

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading