16+

Коронавируска каршы вакцинация пунктлары ял көннәрендә эшләмиячәк

Казанда 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда вакцинациянең мобиль пунктлары эшләмәячәк.

Казанда 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда вакцинациянең мобиль пунктлары эшләмәячәк.

31нче декабрьдә һәм 1нче гыйнварда вакцинациянең мобиль пунктлары ябык булачак, ә 2нче гыйнвардан 9нчы гыйнварга кадәр аларның эше билгеләнгән режим буенча оештырылачак. Казанда вакцинациянең 42 мобиль пункты эшли.

31нче декабрьдән 9нчы гыйнварга кадәр шәһәрнең стационарлары, бала тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары тәүлек буе эшләячәк, ә пациентларны хастаханәгә салу, авыруның профиленә карап, территориаль бүленеш буенча башкарылачак.

Өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары 31нче декабрьдә, 3нче, 5нче һәм 8нче гыйнварда шимбә графигы буенча эшлиләр. 1нче, 2нче, 7нче һәм 9нчы гыйнварда – бәйрәм һәм ял көннәре графиклары буенча (өлкәннәр поликлиникалары 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, балалар поликлиникалары 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатька кадәр). Бу көннәрдә поликлиникаларда дежур терапевтик бригадалар эшләячәк. 4нче һәм 6нчы гыйнварда поликлиникаларда терапевтик һәм педиатрия бригадалары, тар профильле табиб-белгечләр кабул итәчәк, рентгенология кабинетлары, лабораторияләр, кичектергесез ярдәм кабинетлары, травматология пунктлары һәм көндезге эш режимында эшли торган бүлекчәләр эшләячәк. Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары бәйрәм көннәрендә, яшәү урынына карамастан, беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итәчәк.

Хастаханәләр һәм поликлиника бүлекләре составындагы хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар графигы буенча эшлиләр.
Өлкәннәр һәм балалар өчен стоматология поликлиникалары көн саен 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Кичектергесез стоматология ярдәме Чернышевский урамы, 10/6 буенча 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр (2-нче гыйнвардан тыш) 16 сәгатьтән икенче көннең 6:00 сәгатенә кадәр, 2-нче гыйнвар 9:00 сәгатьтән 3-нче гыйнвар 6:00 сәгатькә кадәр Чернышевский урамы, 10/6 адресы буенча күрсәтеләчәк, телефоны: +7(843)291-01-03.
Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр дежур белгечләр эшләячәк, телефоны: +7(843)238-15-44;

Соңыннан, 15.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Казан буенча җаваплы кизү торучы – «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең өлкән табибы эшли, телефоннар: +7(843)236-39-01, +7(843)236-87-44.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading