Шифаханә җитәкчелегенә җинаять эше ачылырга мөмкин.
Башкортстанда "Росток" шифаханәсендә берьюлы 11 бала һәм 4 шифаханә хезмәткәрендә коронавирус ачыкланган. Биредә барлыгы 62 бала ял иткән һәм 33 хезмәткәр эшләгән. Җирле тикшерү комитеты хәзер бу вакыйга буенча тикшерү уздыра.
Тикшерү комитетында белдергәннәрчә, вируслылар белән контактта булучыларның барысы да шифаханәдән чыгарылган. Хәзер анда бүлмәләрне дезинфекцияләү эше бара, шифаханә ябылган. Шифаханә җитәкчелегенә җинаять эше ачылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар