16+

Коронавирустан сак булыгыз: тагын ике кеше вафат

Республикада коронавирус инфекциясеннән тагын ике кеше вафат булган.

Республикада коронавирус инфекциясеннән тагын ике кеше вафат булган.

1945 елгы ир-ат ике яклы үпкә ялкынсынуы белән республиканың йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән. Аның йөрәк белән бәйле авырулары булган. Коронавирус инфекциясе лаборатория тикшерүе нәтиҗәсендә ачыкланган.

1959 елгы әлмәтле ике яклы үпкә ялкынсынуы белән үзәк район хастаханәсенә илтелгән булган. Аның да хәле йөрәк авырулары аркасында начарланган. Вирус идентификацияләнгән. 

Вафат булучыларның якыннарынның тирән кайгысын уртаклашабыз. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading