16+

Коронавирустан вакцина сынаулары үткәрү өчен теләге булган кешеләр сайлап алынган

Оборона министрлыгы коронавирустан вакцина сынаулары үткәрү өчен теләге булган кешеләрне сайлап алды.

Оборона министрлыгы коронавирустан вакцина сынаулары үткәрү өчен теләге булган кешеләрне сайлап алды.

Вакцинаның куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген тикшерү өчен 50 хәрби хезмәткәр сайлап алынган, бирегә шул исәптән биш хатын-кыз да керә.

Россия Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләр арасында коронавирустан вакцина сынаулары өчен теләге булган кешеләрне сайлап алды. Бу хакта журналистларга сишәмбе көнне ведомствода хәбәр иттеләр, дип яза ТАСС.

"Вакцинаның куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген тикшерү өчен 50 хәрби хезмәткәр сайлап алынган, шул исәптән биш хатын-кыз, алар ирекле рәвештә заманча препаратны сынап карауда катнашырга теләк белдергән. Барлык кандидатлар алдан тикшерү һәм махсус тест үтте, бер ай дәвамында аларда бернинди авырулар да ачыкланмаган", - диделәр министрлыкта.

Ведомствода хәрбиләрне бөтен Россия буенча төрле бүлекчәләрдән сайлап алганнар, дип аныкладылар. Беренче төркем 3 июньдә Оборона министрлыгының 48 нче Үзәк фәнни-тикшеренү институты каршындагы махсус учреждениегә килергә тиеш.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading