Кытайда әлеге авырудан үлүчеләр саны 1800 гә якынлашкан.
Diamond Princess лайнерында булган Россия гражданины короновирус эләктергән.
Судно үзе Токионың Көньягында урнашкан Йокогама шәһәре янында, карантин булу сәбәпле, туктаган иде. Анда безнең 24 ватандашыбыз булу мәгълүм.
Короновирус эләктергән россияле хатын-кыз исә якын арада хастаханәгә озатылачак, дип хәбәр итә Россиянең Япониядәге илчелеге.
Лайнердагы карантин 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип яза “Российская газета”.
Фото: "Российская газета"
Комментарийлар