16+

Россия яшьләре Казанга җыелышып, «камчы» чартлата

Казанда 12 мартта “PROкоррупцию ПРОсто” Iнче Бөтенроссия яшьләрнең ришвәтчелеккә каршы форумы уза.

Россия яшьләре Казанга җыелышып, «камчы» чартлата

Казанда 12 мартта “PROкоррупцию ПРОсто” Iнче Бөтенроссия яшьләрнең ришвәтчелеккә каршы форумы уза.

Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйткәнчә, җаза бирү чаралары белән беррәттән профилактика алып бару да әһәмиятле.

- Узган ел идарә тарафыннан 346 тикшерү оештырылды. Муниципаль хакимият органнарында ришвәтчелек төсмерендәге 96 очрак фаш ителде, 146 муниципаль хезмәткәр дисциплинар җавапка тартылды, - диде Салават Рәхимов.

Татарстанның яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сөйләгәнчә, министрлык ришәтчелеккә каршы проектларга студент-яшьләр һәм коммерциячел булмаган җәмәгать оешмалары арасында конкурслар үткәрә, җиңүчеләргә грантлар бирелә.

- Республикада “Бирмәскә һәм алмаска” (“Не давать не взять”) проекты кысаларында, ришвәтчелеккә каршы 10 ел актив пропаганда алып барыла. 17 югары уку йортында студентларның ришвәтчелеккә каршы советлары эшли. Казан- ришвәттән башка да үзеңне күрсәтү, хезмәт уңышларына ирешү мөмкинлекләре шәһәре. “Кадрлар резервы”, “Политзавод” проектларында катнашып була, - диде Татарстанның Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова.

Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе рәистәше Андрей Петухов таныштырганча, Казанга форумга Россиянең 80 төбәгеннән, шулай ук Үзбәкстан, Белорусь һәм Молдова республикаларыннан 140 вәкил килә. Яшьләр ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча үз проектларын тәкъдим итәчәк, тәҗрибә уртаклашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading