16+

Кошлар көнен зоопаркта каршы алыгыз!

1 апрель – Халыкара кошлар көне. Россиядә дә 1927 елдан башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Казан зооботаника бакчасында ел саен шул уңайдан төрле чаралар оештырыла. Быел да биредә 1 апрель көнне сәгать 12.00дә кунаклар көтәләр.

Кошлар көнен зоопаркта каршы алыгыз!

1 апрель – Халыкара кошлар көне. Россиядә дә 1927 елдан башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Казан зооботаника бакчасында ел саен шул уңайдан төрле чаралар оештырыла. Быел да биредә 1 апрель көнне сәгать 12.00дә кунаклар көтәләр.

Зооботаника бакчасы хезмәткәрләре балалар өчен кошлар турында экология дәресе әзерләгән. Кошларның каурыйларын микроскоп аша карарга мөмкин булачак, укучылар тере кошлар белән танышачак, төрле уеннарда, викториналарда көчләрен сыный алачак. Чара кысаларында «Кошлар өчен иң яхшы оя» дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗә ясаячаклар, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Конкурсантларның кош ояларыннан торган күргәзмәсен дә карап булачак. Бу көнне Казанның зооботаника бакчасына керү бушлай.
Сүз уңаеннан, ел азагына кадәр зоопаркның Африка фаунасына багышланган «Замбези елгасы» өлеше ачылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. Зоопаркның директоры Фәнис Нурмөхәммәтов әйтүенчә, бу өлештә эшләрнең 75 проценты инде төгәлләнгән. Хәзер вольерларны ясалма таш, агач белән тышлый башлаганнар. «Замбези елгасы»ның беренче өлеше ачылганнан соң, Көньяк Америка хайваннары яшәгән «Амазонка» өлешен яңартырга керешәчәкләр.

– Безнең максат – барлык читлекләрдән арыну. Хайваннар рәшәткә артында газап чигеп утыра дип уйламасыннар, иркен мохит булдыру кирәк. Узган гасыр концепциясе бүген искерде, хәзер хайваннар өчен табигый шартлар тудыру мөһим, – ди Фәнис Нурмөхәммәтов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading