16+

Коткы таратучыларга иярмә, штабка шалтырат

Быелның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау була. Сайлау кампаниясе чорында Татарстанның Иҗтимагый палатасында күзәтүчеләрнең Ачык штабы эшли.

Коткы таратучыларга иярмә, штабка шалтырат

Быелның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау була. Сайлау кампаниясе чорында Татарстанның Иҗтимагый палатасында күзәтүчеләрнең Ачык штабы эшли.

- Сайлауларда ирешкән нәтиҗәләренә кайберәүләр, әлбәттә, канәгать булмас. Ләкин, сайлаулар барлык яклар да танырлык итеп, чисталык һәм дөреслек белән узарга тиеш. Быелгы сайлаулардан соң килгән 9 сентябрь таңы тынычлыкта тусын иде. Иҗтимагый палата Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә сайлауларга җәмәгатьчелек контроле оештырырга, шулай ук җәмәгатьчелек күзәтүчеләре җибәрергә хокуклы, - диде Татастан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин.

Татарстанның юристлар ассоциациясе вәкиле Тимур Какохо сүзләренә караганда, ассоциация сайлауларга 2 мең җәмәгать күзәтүчесе әзерләгән.
 “За чистые выборы” корпусының Татарстан буенча координаторы Павел Соломонов әйткәнчә, Казанда 2 сентябрьдән сайлауларга кагылышлы “Ситуацион үзәк” тә эшли башлаячак.

- Сайлау көнендә генә түгел, сайлау кампаниясе барышында ук оппозиция төрле правокацияләр тудырырга тырышырга мөмкин. Коткы таратучыларның һәр сүзенә ышанырга ярамый, - дип, тирәнтен уйлап эш йөртергә, ялгыш адым ясамаска чакырды социолог Андрей Тузиков.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин таныштырганча, Ачык штабка сәяси партияләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, депутатлыкка кандидатлар, күзәтүчеләр, юристлар, политологлар, социологлар һәм экспертлар чакырыла.

- Сайлау участокларында төрле четерекле хәлләр килеп чыкса, Ачык штаб әгъзалары аны урынга барып тикшерәчәк. Ялган хәбәрне яки махсус коткы таратырга омтылучыларны фаш итәчәкбез, - диде Мөнир Гафиятуллин.
Татарстанда 2 935 411 кеше сайлауларда тавыш бирү хокукына ия. Иҗтимагый палатадагы Ачык штабның “Кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 567-81-69.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading