16+

Коточкыч авариядә өч бала анасы үлә...

Бензовозда 16 тонна ягулык булган.

Бензовозда 16 тонна ягулык булган.

Башкортстанның Мишкә районында өч машина берьюлы авариягә очрый. Бер автомобильнең тормозлары ватылу сәбәпле килеп чыккан һәлакәттә өч бала анасы үлә. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Юл һәлакәте 22 июньдә кичке җиделәр тирәсендә Сыбык авылы тирәсендә Бөре — Тастуба — Сатка юлында була. Бензовоз, Kia Optima машинасы һәм «НефАЗ» автобусы бәрелешә. Авария урынында ук Уфада яшәгән 33 яшьлек хатын үлә. 

Мәрхүмәнең гаилә әгъзалары — 35 яшьлек ире, өч баласы — 5 яшьлек игезәк кызлары һәм 8 яшьлек кызы имгәнә, аларны хастаханәгә салалар.

Фаҗиганең сәбәпләре турында бензовоз машинасын йөртүче — Уфада яшәүче 50 яшьлек ир-ат сөйли. Аның машинасының тормозы ватылган һәм бензовоз светофорның кызыл төсенә чыгып киткән. Бензовоз җиңел машинага бәрелгән. Бу урында юлны төзәтәләр. Светофор бер полоса буйлап ике якка таба хәрәкәтне көйләп тора. Тормозы ватылган бензовоз Бөредән килә, ул туктый алмый һәм Kia Optima машинасына, автобуска бәрелә.

Хәзер тикшерү эшләре бара, дип аңлатканнар Башкортстан буенча ЮХИДИ хезмәтендә. Бензовозда 16 тонна ягулык булган. Ул түгелмәгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading