16+

Коточкыч авариядә типсә тимер өч ир-егет һәлак булган

Машина йөртүчесе һәм аның пассажирлары — 40 һәм 24 яшьлек ир-атлар урында ук һәлак була.

Коточкыч авариядә типсә тимер өч ир-егет һәлак булган

Машина йөртүчесе һәм аның пассажирлары — 40 һәм 24 яшьлек ир-атлар урында ук һәлак була.

1 майда иртәнге алтылар тирәсендә Башкортстанның Әбҗәлил районында юл һәлакәте була. Биредә өч ир-ат үлә. Бу турыда Башкортстан буенча ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Әскәр-Хәлил юлында Daewoo Nexia машинасы юл кырыена төшеп каплана.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, 21 яшьлек егет машина белән идарәне югалта һәм автомобиль юл кырыена төшеп китә. Аннар ул әйләнеп каплана. Машина йөртүчесе һәм аның пассажирлары — 40 һәм 24 яшьлек ир-атлар урында ук һәлак була. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading