16+

Коточкыч: элеккеге хатынына 14 тапкыр пычак белән кадаган

14 август көнне Башкортстанның Белорет районы администрациясенең агросәнәгать секторын үстерү бүлеге башлыгы Динә Махиянованы җирләгәннәр. 

14 август көнне Башкортстанның Белорет районы администрациясенең агросәнәгать секторын үстерү бүлеге башлыгы Динә Махиянованы җирләгәннәр. 

«Якты, сөйкемле, елмаеп торган кызны, үз эшенең остасын җирләдек. Аны һәркем дә ярата һәм хөрмәт итә иде. Динәнең алты һәм унөч яшьлек ике улы калды. 23 августта Динәгә 32 яшь тулган булыр иде", - дип язган социаль челтәрләрдә Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта.
Иванюта сүзләренә караганда, Динә Махиянова администрациядә узган елның ноябреннән бирде хезмәт куйган. Соңгы берничә айда ул балалары белән әти-әнисе янында яшәгән.  Ире белән алар аерылышкан.

«13 август көнне элеккеге ире Динәне әти-әнисе йорты янында сагалап торган һәм 14 тапкыр пычак белән кадаган. Ул дус кызларының күз алдында үлгән. Үтерүче тоткарланган. Динәнең танышлары әйтүенчә, ире аны күп еллар дәвамында кыйнап яшәгән, үтерү белән янаган. Хатын берничә тапкыр полициягә дә мөрәҗәгать иткән, әмма бу гамәл генә кеше үтерүне булдырмый калырга ярдәм итмәгән», - дип язган Иванюта.


Фото: https://www.bashinform.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading