16+

Коточкыч: укытучы хатын иптәш кызын һәм аның баласын үтергән...

Аның ике олы баласы бар, 13 яшьлек кече балалары әбиләрендә тора.

Аның ике олы баласы бар, 13 яшьлек кече балалары әбиләрендә тора.

Саратовта лицейда укытучы хатын Елена С. дустын һәм аның баласын вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, былтыр 29 ноябрьдә Саратовың Чернышевский урамындагы фатирларның берсендә 38 яшьлек хатын һәм аның 3 яшьлек баласының мәете табыла. Аларны мәрхүмә хатынның әтисе таба. Әни белән баланың мәетендә пычак белән яраланган эзләр була. Җинаять эше ачыла.

Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмә хатынның дустын тоткарлыйлар. Фаҗига булган көнне 54 яшьлек дус хатын мәрхүмә йортына кунакка килә. Дуслар талаша башлый. Шуннан соң укытучы булып эшләүче кунак хатын аш-су пычагы ала һәм фатир хуҗасына кадый. Аннары ул дустының баласын да үтерә. Ике кешене үтергәч, Елена фатирдан кыйммәтле әйберләрне урлап чыгып китә. Ул банка картасын да урлый, аннан 70 мең сум акчаны ала.

«Саратов өлкәсе прокуратурасы 54 яшьлек хатынга карата гаепләү карарын раслады. Ул „аеруча вәхши ысул белән ике кешене, шул исәптән нәни баланы үтерү һәм талау“ һәм „Зыян күрүченең сәламәтлегенә каты зыян китереп талау“ маддәсе буенча гаепләнә», диелә прокуратура хәбәрендә. 

Тоткарланган хатынга гаепләү белдерелгән. РИА Новости хәбәр иткәнчә, бу хатын биредәге лицейда физкультура укыткан. Моңа кадәр Саратов дәүләт техник университетында тәрбия эшләре буенча декан урынбасары булган. Аның ике олы баласы бар, 13 яшьлек кече балалары әбиләрендә тора, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading