16+

Коточкыч! Унбиш яшьлек малайны һәм аның әнисен үгез сөзеп үтергән

Якыннарының мәетенә үлгән хатынның өлкән улы тап булган.

Якыннарының мәетенә үлгән хатынның өлкән улы тап булган.

Ярославль өлкәсенең Некоузский районы Грезное авылында 15 яшьлек малайга үгез һөҗүм иткән һәм аны таптап үтергән. Һөҗүмгә кадәр малай сыерлар көтүен көткән.

Берникадәр вакыттан соң яшүсмернең әнисе аны эзләргә киткән һәм үгез аңа да һөҗүм иткән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе. 

Якыннарының мәетләрен хатынның 44 яшьлек өлкән улы табып алган. Тикшерүчеләр вакыйганың нечкәлекләрен билгеләячәк. Шул ук көнне әлеге "үтерүче" хайванны чалганнар. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нәрсәгә дип чыгарганнардыр ул үгезне көтүгә

    Мөһим

    loading