16+

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше тереләй янып үлгән

Татарстанда трассадагы коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше тереләй янып үлгән.

Татарстанда трассадагы коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше тереләй янып үлгән.

Бәрелешүдән соң автомобильләр яна башлаган.

Чистайдагы авариядә ике кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы. 

15 октябрьдә якынча 16:18 сәгатьтә Чистай районында Казан-Оренбург трассасында Chevrolet һәм Honda автомобильләре бәрелешкән.

Бәрелешү шул чаклы көчле булган, һәлакәттән соң ике машина да яна башлаган. Машиналарның ике машина йөртүче дә тереләй килеш янып үлгән. Һәлакәт урынына Чистай шәһәре прокуроры Тимур Дияров килде. Булган хәлнең шартлары ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading