Балтач районының Ярак-Чурма авылында баланың үле гәүдәсен тапканнар.
Тугыз айлык баланың гәүдәсен 5 июльдә, кичке җиделәр тирәсендә, Татарстанның Балтач районындагы Ярак-Чурма авылында Горький урамындагы йортларның берсендә табалар.
Беренчел мәгълүматларга караганда, әни кеше төшке аш вакытында кызчыкны караңгы һәм салкын абзарда йоклатып калдырган. Бары эңгер-меңгер вакытта гына баласы янына кире килгән. Сабыйның сулыш алмавын аңлагач, ашыгыч ярдәм чакырткан. Бала инде үлгән була. Әни кешегә - 44, әтисенә — 64 яшь, бу сабыйдан кала аларның тагын сигез баласы бар. "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Комментарийлар