16+

Котыру авыруыннан бушлай прививка ясатырга мөмкин

Татарстанда хайваннарның котыру авыруы йоктырган 12 очрагы теркәлгән. Аларның икесе этләрдә булса, унысы төлкеләрдә ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га интервьюсында Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев хәбәр итә.

Татарстанда хайваннарның котыру авыруы йоктырган 12 очрагы теркәлгән. Аларның икесе этләрдә булса, унысы төлкеләрдә ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га интервьюсында Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев хәбәр итә.

– Хәзерге вакытта котыру авыруы тирәсендәге вазгыять контрольдә тотыла. Август уртасына ун районда унике очрак теркәлде. Узган ел шушы вакытка нибары биш очрак кына теркәлгән иде. Күрсәткечләр югарырак булса да, вазгыять контрольдә тотыла, – дигән Айрат Гәрәев.
Аның сүзләренә караганда, хайваннарга иммунизация июньдә үткәрелгән.
– Федераль закон буенча, ел башында иммунизация чараларын ала алмыйбыз. Аларны без майда гына алдык һәм тиешле чараларны июньдә уздырдык. Бу үз нәтиҗәләрен бирер дип уйлыйм. Быел ерткыч хайваннар өчен «Оралрабивак» дигән вакцинаның 460 мең дозасы кайтартылды, – дигән җитәкче урынбасары.
Вакцина шулай ук продуктив һәм йорт хайваннарына (эт һәм песиләр) да ясала.
– Вакцинация бушлай ясала. Моның өчен халык дәүләт ветеринар хезмәтләренә, ветеринар пунктларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ветеринар пунктларның хәрәкәт итү мөмкинлеге булганга күрә, профилактика чараларына «УАЗ», ә киләчәктә «Ларгус» машиналары да җәлеп ителәчәк. Без бу эшләрне шәһәрләрдә дә башкарачакбыз. Инде быелдан ук «УАЗ» автомобиле паркларга чыгып, белгечләр хайваннарга прививка ясаячаклар. Теләге булган бөтен кеше дә йорт хайваннарын алып килсен иде, – дип мөрәҗәгать итә Айрат Гәрәев халыкка.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading