16+

Ковид 2022 елда бетә дигән фараз дөресме?

Белгечләр коронавирус инфекциясе 2022 елның җәендә югалачак, дип вәгъдә биргән иде.

Белгечләр коронавирус инфекциясе 2022 елның җәендә югалачак, дип вәгъдә биргән иде.

Россия Хакимияте 2020 елда коронавируска бәйле пандемия 2022 елда тәмамланачак дип фаразлаган иде. Әмма хәзерге вәзгыятьтән чыгып андый фаразлар әйтү кыен, ди белгечләр. Моңа COVID ның мутацияләнүе сәбәпче, дип аңлата Федераль медик-биологик агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова. 
"2020 ел фаразлары буенча, пандемия 2022 елның июль-август айларында тәмамланырга тиеш иде. Әмма хәзер вирус мутацияләнә, һәр тармак үзенә хас билгеләр булдыра. Әлбәттә бу эпидемиянең азагы кайчан һәм нинди булачагын алдан әйтеп булмый",- диде Скворцова "Россия 24" каналы эфирында. 
Моңа кадәр билгеле булганча, дәүләт җитәкчелеге коронавирусның яңа дулкынына әзерләнә. Ул күптән түгел ачыкланган "омикрон" штаммына бәйле. Аның таралу тизлеге зур булганга, коронавирус йоктырганнар саны көн саен 50 меңгә җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта, "омикрон" коронавируска нокта куяр, дигән фаразлар да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading