16+

Ковид буенча ПЦР-тест уңай булганнарга нигә сертификат бирелми?

Корнавирусны ачыклар өчен ПЦР-тест бирдем. Аның нәтиҗәсе уңай иде. Ковид белән авырган кешегә бирелә торган сертификат нишләп миңа килми?

Корнавирусны ачыклар өчен ПЦР-тест бирдем. Аның нәтиҗәсе уңай иде. Ковид белән авырган кешегә бирелә торган сертификат нишләп миңа килми?

Бу сорауга бүген ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән тулы эфир вакытында баш эпидемиолог, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов җавап бирде.

“Коронавирус инфекция дигән диагноз куяр өчен лаборатория мәгълүматлары, клиник мәгълүматлар һәм тикшеренүләр нәтиҗәсен таянып куела. Ягъни уңай ПЦР-тест белән генә диагноз куяр өчен нигез була алмый. Табиб консультациясе, кирәк вакытта өстәмә тикшеренүләр дә кирәк”, - ди белгеч.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading