16+

Күпбалалы гаиләләргә җир бирү программасына үзгәрешләр кертергә җыеналар

Казанда күпбалалы гаиләләргә бушлай өләшү өчен тагын 4800 җир кишәрлеге билгеләнгән. Аларны гаиләләргә бирү эшенә Сокуры авылы янында - 24 апрельдә, ә Каймар авылы янында май башыннан керешәчәкләр.

Күпбалалы гаиләләргә җир бирү программасына үзгәрешләр кертергә җыеналар

Казанда күпбалалы гаиләләргә бушлай өләшү өчен тагын 4800 җир кишәрлеге билгеләнгән. Аларны гаиләләргә бирү эшенә Сокуры авылы янында - 24 апрельдә, ә Каймар авылы янында май башыннан керешәчәкләр.

- Башкала янәшәсендәге Олы Дәрвишләр һәм Константиновка бистәләрендә, шулай ук Биектау районындагы Дачный белән Красносельски авыл җирлекләрендә дә 2800 җир кишәрлеге билгеләнде, - дип хәбәр итте кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ренат Галәветдинов.

- Узган елның октябрендә дүрт һәм аннан да күбрәк балалары булганнарга Олы Дәрвишләр бистәсе янында 36 кишәрлек, ә биш һәм аннан да күбрәк балалыларга Константиновка авылы яныннан 13 кишәрлек бирелде. Биредә җир кишәрлекләре бүлеп бирү дәвам итәчәк. Дачный белән Красносельски авыллары янында җир кишәрлекләрен бүлү сентябрь-октябрь айларына планлаштырылды.

Федераль программа нигезендә, Казанда күпбалалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү 2011 елда башланды. Беренче елны исемлеккә 1158 гаилә теркәлгән булса, хәзер әлеге сан 9425кә җитте.

- Күпбалалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү программасы дәвам итә. Киләчәктә күпбалалы гаиләнең теге яки бу торак пункытында теркәлеп, биш ел даими яшәве шарт итеп куелырга мөмкин. Әлегә мондый таләп юк, - диде Ренат Галәветдинов.

Сокуры һәм Каймар авыллары янәшәсендә икешәр мең йортлы булачак бистәләрнең проектлары әзерләнгән. "Казан электр челтәре" предприятиесе Каймар авылы янәшәсендәге кишәрлекләргә электр линиясе сузган. Ренат Галәветдинов сөйләгәнчә, булачак бистәләрдә су, газ үткәргечләр сузу, юллар төзү кебек инженерлык эшләрен шәһәр һәм республика бюджетларына гына "җиңеп чыгу" мөмкин түгел. Моның өчен федераль программа зарур.

- Шәһәр башкарма комитеты булышлыгында күпбалалы гаиләләрнең җир кишәрлекләре шәхси милек сыйфатында теркәлде. Тагын 99 гаилә документлар тутыру белән үзләре шөгыльләнә. Күпбалалы гаиләләр үзләренең җир кишәрлекләрен башкаларга арендага бирергә яки сатып җибәрергә хокуклы, моны тыя торган закон юк,- диде Ренат Галәветдинов.

Казан мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканада, күпбалалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бүлеп бирү зур социаль әһәмияткә ия программа, дип бәяләде.

- Башкалада күпбалалы гаиләләр саны 2011 елдан соң сигез мәртәбәгә артты,- диде мэр Илсур Метшин.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр сайтында uslugi.tatar.ru шулай ук Казан шәһәре башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты сайтында kzio.kzn.ru/section/12 электрон гариза тапшырырга, чиратның хәрәкәтен күзәтеп барырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading