16+

Кредит, коммуналь хезмәтләргә бурычы 30 мең сумнан арткан кеше чит илгә чыга алмый

Чит илгә чыгучылар өчен киңәшләр

Чит илгә чыгучылар өчен киңәшләр

Әгәр дә чит илгә җыенасыз икән, алдан үк бурычларыгыз турында мәгълүматны тикшерегез. Аны суд приставларының рәсми сайтыннан карарга була. Үзең турындагы мәгълүматны бөтен Россия буенча эзләтергә кирәк. Ил – зур, нәкъ менә синеке белән тәңгәл килгән исем-фамилияле, туган көне, елы да туры килгән кеше табылырга мөмкин. Әгәр бурычлылар исемлегендә икәнсең, суд приставларына мөрәҗәгать итәргә, үзеңә карата нинди дәгъва кылганнарын ачыкларга, бурычларыңны түләргә тиеш буласың.

Кеше кредит, коммуналь хезмәтләр кебек социаль түләүләр буенча бурычы 30 мең сумнан артканда, чит илгә чыга алмый. Әгәр дә бурычын ике ай эчендә түләмәсә, бу чикләү ун мең сумны тәшкил итә. Алимент өчен түләмәгәнгә, җинаять аркасында матди зыян булганда һәм башка җитди очракларда ун мең сум бурычы җыелганнарны шулай ук илдән чыгармыйлар. Гражданин турында мәгълүмат 20 минут эчендә чиктәге постларга таратыла. Бурычны түләгәннән соң, приставларга хәбәр итәргә кирәк. Чөнки түләүләр тиз генә барып җитмәскә мөмкин. Суд приставлары уңай карар чыгарганнан соң бер тәүлек узгач, кеше чит илгә чыга ала.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading