16+

Күргәзмә карарга ашыгыгыз

Казанлылар Иделнең кош очышы биеклегеннән төшерелгән уникаль фотосурәтләрен күрә ала.

Казанлылар Иделнең кош очышы биеклегеннән төшерелгән уникаль фотосурәтләрен күрә ала.

Казанда Кремль яр буенда «Идел кош очышы биеклегеннән чишмәдән башлап елга тамагына кадәр» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә шәһәр халкы Иделнең иң кызыклы һәм матур урыннары төшерелгән 200-дән артык фотографияне күрә ала.Казанлылар Иделнең кош очышы биеклегеннән төшерелгән уникаль фотосурәтләрен күрә ала.

Бу материалны җыю өчен фотографлар Андрей Востров һәм Валерий Безрученко вертолетта 60 мең чакрым диярлек аралыкны очып үткәннәр. Аларга моның өчен өч ел вакыт кирәк булган. Авторлар Идел күренешләрен Идел буе федераль округына керүче 14 төбәктә - Тверь өлкәсеннән алып Әстерханга кадәр - сурәтләгән. Барлык фотолар төрле һава шартларында эшләнгән, ә күргәзмәдә алар төбәкләр буенча төркемләнгән - чишмәдән елга тамагына кадәр. 

Андрей Востров һәм Валерий Безрученко - кош очышы биеклегеннән пейзаж төшерүнең яңа жанрын беренче булып ачучылардан. Мондый форматта алар инде 20 елдан артык эшли. Аларның җилкәләре артында 3 мең сәгатьтән артык очыш һәм 130 мең чакрымнан артык ара. Хәер, фотога төшерү - аларның яраткан шөгыльләре. Профессиясе буенча Андрей Востров - программист, ә Валерий Безрученко - менеджер.

«Без Иделдә туганбыз һәм яшибез. Без бергә инде 20 елдан артык очабыз, ләкин бер мизгелдә бөтен елганы карарга һәм аның башка кешеләргә дә күрсәтергә булдык», - дип сөйләде А.Востров. Ул билгеләп үткәнчә, экспозициядә тәкъдим ителгән барлык фотосурәтләр редакцияләүгә дучар ителмәгән, максимум - ул җиңелчә төсләр коррекциясе. «Без табигатьнең табигыйлеген күрсәтергә теләдек. Һәм бу принципиаль момент», - диде фоторәссам.

Күргәзмәдә Татарстанда төшерелгән фотосурәтләр дә тәкъдим ителгән. Валерий Безрученко сүзләренчә, Казан табигатькә бик тә органик керешә. «Казанга килгән саен, бу шәһәр белән, аның матурлыгы белән сокланабыз. Күп кенә башка шәһәрләрдә табигатькә карата варварларча мөнәсәбәт күзәтелә», - диде ул.

«Бу күргәзмә чыннан да уникаль. Мин үзем мондый матур күренешләрне, дөресен әйткәндә, әле очратмадым, гәрчә Идел буйлап сәяхәт итсәм дә, - диде экспозиция ачылышында Казан туризмын үстерү комитеты директоры Дарья Санникова. - Минемчә, бу күргәзмә безнең шәһәрнең тере табигатенә, Кремль яр буе һәм Казансу яры матурлыгына бик яхшы туры килә».

Билгеләп үтик, Андрей Востров һәм Валерий Безрученко фотолары Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрнең үзәк мәйданнарында күпсанлы күргәзмәләрдә күрсәтелде.

Күргәзмә «Бөек Идел юлы» уникаль проекты кысаларында оештырылган, ул Россиянең 14 төбәген берләштергән. Хәзерге вакытта «Бөек Идел юлы» бренды астында 20 төбәкара маршрут эшләнгән.

Кремль яр буенда фотосурәтләрне 6-нчы сентябрьгә кадәр күрергә мөмкин. Күргәзмәгә керү ирекле.

https://www.kzn.ru/

  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X