16+

Крокус Ситида 130дан артык кешене үтергән террорчыларга сак чарасы сайланган

Адвокат бер «җан кыючыны» иректә калдыруны сораган.

Адвокат бер «җан кыючыны» иректә калдыруны сораган.

Мәскәү шәһәренең Басман судында Мәскәү янында чын вәхшилек теракты оештырган һәм хәзерге вакытта рәсми мәгълүматлар буенча 137 кешене үтергән кешеләргә сак чарасы сайлау турында тыңлаулар узды. 

Мондый мәрхәмәтсез һәм кешелексез җинаять кылуга карамастан, җинаять эше фигурантларының берсе Мирзоев Далерджонның адвокаты, мигрантның Россия Федерациясе территориясендә теркәлүе тәмамланган булуы турында гариза биргән. Дүрт террористны да 22 майга кадәр кулга алганнар.

Крокус Сити Холл бинасында эзләү эшләре бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Рәсми рәвештә 137 кеше һәлак булган диелә, алар арасында 68 тән артыгы якыннары тарафыннан танылган, 182 кеше зыян күргән, әмма хәрәбәләр тулысынча сүтелгәннән соң үлүчеләр саны артырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading