16+

Көрәш буенча Дөнья Кубогы өчен кемнәр көрәшәчәк?

Көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары 20-21 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда узачак.

Көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары 20-21 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда узачак.

Көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы бәйрәм итү көннәренә туры киләчәк. Ярышларның беренче көне (финалистларны ачыклаганчы) "Идел" Яшьләр үзәгендә, финаллар исә Изге Болгар җирендә узачак. Ярышлар 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг, 130+ авырлык үлчәүләрендә һәм абсолют категориядә үтәчәк.

Безгә билгеле булганча, Татарстаннан Россия данын әлеге ярышларда өч көрәшче яклаячак: Рафаэль Кәлимуллин, Руслан Рәфыйков һәм Фирдүс Зәйнуллин.

Фирдүс Зәйнуллин Болгарда узган елда да абсолют батыр булып калган иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading