16+

Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстаннан кемнәр катнашачак?

Россия чемпионаты 3-5 декабрьдә узачак.

Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстаннан кемнәр катнашачак?

Россия чемпионаты 3-5 декабрьдә узачак.

3-5 декабрь көннәрендә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык университеты спорт залында билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Спортчылар 60 кг нан 130 кг га кадәрге ун үлчәү авырлыгында көрәшәчәк. Ярышларда Россиянең 40 төбәгеннән килгән 200 көрәшче катнашыр дип көтелә.   
Ярышлар программасы:
4 декабрь - 09:00-17:00 - барлык авырлык үлчәмендә башлангыч көрәш.
5 декабрь - 09:00-13:00 - ярымфинал һәм финал ярышлары.
Татарстаннан катнашучылар
60 кг – Алексей Абрамов;
65 кг – Илназ Минмуллин;
70 кг – Ислам Фәлахов;
75 кг – Рафаэль Кәлимуллин;
80 кг – Ренас Кәлимуллин;
85 кг – Раил Сәләхетдинов;
90 кг – Ильмир Төхвәтуллин;
100 кг – Руслан Рәфыйков;
130 кг – Радик Сәләхов;
130 кг нан артык – Фирдүс Зәйнуллин.

Бу турыда Татарстан спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading