16+

Көрәш дәвам итә. Сынатырга ярамый

“Сайлаулар тәмамланды да, эш бетте түгел. Эш әле башлана гына”. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләренә багышланган конференциядә төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.

“Сайлаулар тәмамланды да, эш бетте түгел. Эш әле башлана гына”. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләренә багышланган конференциядә төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.

Узган шимбәдә К.Тинчурин исемендәге театр бинасында “бердәмроссиялеләр” җыелып, сайлауларга нәтиҗә ясады. Татарстан Дәүләт Советы рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, сайлау нәтиҗәләре белән мактанырга да, горурланырга да мөмкин: “Бердәм Россия” өчен татарстанлыларның 72,4 процентты тавыш бирде. Ә бит быелгы сайлаулар шактый авыр шартларда узды. “Чүп реформасы, пенсия реформасы, НДС арту – барысы өчен дә безгә җавап бирергә туры килде. Оппозицион көчләр шуннан файдаланып, “иртә таңнан кичкә кадәр” “Бердәм Россия” кандидатларына һөҗүм иттеләр”, – дип, Фәрит Мөхәммәтшин әлеге шартларның кайбер нечкәлекләрен шәрехләде. Парламент рәисенең: “Сайлаулар тәмамланды да, шуның белән бу битне яба алабыз дигән сүз түгел. Эш әле башлана гына”, – дигән сүзләре исә партия сафларында булучыларга киләчәккә наказ булып яңгырады. Фәрит Мөхәммәтшин халыкка якынрак булу өчен социаль челтәрләрдә эшне активлаштырырга киңәш итте. Партиянең структур бүлекчәләре генә түгел, һәр депутат үз аккаунтын булдырсын, халык белән элемтәдә торсын, дип теләде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading