16+

Күрше төбәктә Соңгы кыңгырау көнендә "коры закон" кертеләчәк

Чуашия төбәгендә Соңгы кыңгырау көнендә "коры закон" үз көченә керәчәк.

Чуашия төбәгендә Соңгы кыңгырау көнендә "коры закон" үз көченә керәчәк.

Чувашиядә Соңгы кыңгырау көнен бәйрәм итүгә әзерләнәләр. Бу көннәрдә хакимият кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сатуны тыячак. Гомуми туклану йортларында алкогольле продукция сатуга чикләүләр кертелмәячәк.

Чувашия укучылары Соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнәләр, әлеге чара республика шәһәрләрендә 22 майдан ук үткәрелә башлаячак. Бу көннәрдә хакимиятләр шәһәр кибетләрендә алкоголь сатуны тыю турында боерык бирә.
Мәсәлән, Чебоксар һәм Новочебоксарск шәһәрләрендә Соңгы кыңгырау көне 25 майда узачак. Алатырда 23 майда, Канашта 22 майда, ә Шумерлада 23 майда. Бу көннәрдә кибетләрдә алкогольле продукция сату тыелачак. Бу хакта шәһәр администрацияләрендә хәбәр иткәннәр. Ә бәлкем, бу хакта Татарстан хакимиятенә дә уйланырга кирәктер?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading