16+

Күршеләрдә көчле җил-давыл булып узган… [фото]

Дүшәмбе көнне Чуашия территориясеннән узган яшенле яңгыр 73 бинаның түбәсенә зыян салган һәм 11,5 меңнән артык кеше электр энергиясез калган, дип хәбәр итә Чуашстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Дүшәмбе көнне Чуашия территориясеннән узган яшенле яңгыр 73 бинаның түбәсенә зыян салган һәм 11,5 меңнән артык кеше электр энергиясез калган, дип хәбәр итә Чуашстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Көчле гарасат 27 июнь көнне кайбер районнарда кичке 18 сәгатьтән алып кичке 20гә кадәр хакимлек иткән. Бу вакыт эчендә 10 социаль әһәмияткә ия объектка һәм 63 шәхси йортның түбәсенә зыян килгән.

Якынча исәпләүләр буенча, 157 агач ауган, 1 автомобиль зыян күргән.

 11 588 кеше яши торган 12 муниципаль берәмлектә 5 909 торак йорт утсыз калган. Дүшәмбе көнне 22: 00гә 7 муниципаль берәмлектә электр энергиясе торгызылган.

Аерым алганда, Комсомолец районының Урмай авылында җил мәктәпнең түбәсен алып аткан. Шулай ук социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, Александровка авылында яшен сугу аркасында шәхси йорт янган.

 Ибрес районы Хом-Яндобы авылында давыл 27 июнь көнне кичке дүртләрдә башлана. Авыл халкының сөйләве буенча, берничә минут дәвамында көчле җил йорт-җир, каралты-кураларга зыян китергән, шифер, калай түбәләрне каерып аткан, электр чыбыкларын өзгән, агачларны аударган. Шулай ук берсеннән-берсе эре бозлар да яуган. Боз яву нәтиҗәсендә кош-кортлар зыян күргән, бакчалардагы яшелчә түтәлләре кара җир белән тигезләнгән.
"Ике йортның түбәсен тулысынча алып ташлаган. Башка йортларда өлешчә генә. Сарайларның түбәләре зыян күрде. Барлык хуҗалыкларда да диярлек шулай", - дип хәбәр итә әлеге хәлнең шаһите социаль челтәрдә.
"Гарасат узды! Күпләрнең йорт-тирәсенә зыян килгән. Мондый очракларда, страховка юк икән, дәүләт нинди дә булса түләүләр белән ярдәм итәме?"- дип кызыксына икенче бер зыян күрүче.

Шулай ук Канаш һәм Вурнар районнарында да көчле давыл узган, авылларда тамырлары белән йолкып алынган, сындырылган агачлар да бар, дип язалар. 

 Моргауш районының Түбән Панкле авылында боз яуган. Бу хакта социаль челтәрләрдә авылы халкы хәбәр итә.

Анда яшәүче ханым сүзләренә караганда, боз-борчак әстерхан чикләвеге зурлыгында булган. Көчле җил һәм боз явуы аркасында уңыш зыян күргән, авыл хуҗалыгы культураларын җир белән тигезләгән, агачлар җиргә ауган, дип хәбәр ителә.

“Менә шундый көчле давыл узды, боз әстерхан чикләвеге кадәр иде, эреп бетте инде. Менә шулай урталай безнең талны сындырды. Бик куркыныч булды. Ярты агач юк, бәрәңге, кабаклар, патиссон, суган хәзер юк. Кәбестәләрне өзгәләде, бәрәңге таяк кебек калды. Быел уңышсыз калдык”, — дип сөйли авыл кешеләре.

Фотолар: https://t.me/pg21ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading