16+

Кәрәзле элемтәгә бәяләр артырга мөмкин

Киләсе елда Россиядә кәрәзле элемтәгә бәяләр артырга мөмкин. «Известия» уздырган сораштыруда катнашучыларның 10 проценты инде бәяләрнең хәзердән үк артуын сизүен әйткән.

Киләсе елда Россиядә кәрәзле элемтәгә бәяләр артырга мөмкин. «Известия» уздырган сораштыруда катнашучыларның 10 проценты инде бәяләрнең хәзердән үк артуын сизүен әйткән.

Экспертлар, бәяләр, күпчелек очракта архив тарифлар 30-40 процентка артачак, дип фаразлый. Элемтә челтәрләре бәяләрне чыгымнарны каплау максатыннан арттыра. Хәтерләсәгез, быел ил эчендә роуминг бетерелде. Моннан тыш, кешеләр көннән-көн күбрәк интернет һәм видеосервислардан файдалана. Бу исә аларны кыйммәтлерәк тарифлар куллануга этәрә.
«Телеком Дейли» (Telecom Daily) генераль директоры Денис Кус­ков сүзләренчә, кәрәзле элемтәгә бәяләр 10-12 процентка артырга мөмкин. «Контент Ревю» (Content Review) агентлыгы исә, арту 15-25 процентка кадәр җитәргә мөмкин, дип фаразлый. Төгәл мәгълүматлар ноябрь азагына билгеле булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading