16+

Кукмара егете хәрби операциядә һәлак булган: «Тыныч йокла, балам...»

Тимур Искандировны туган ягында соңгы юлга озаттылар.

Тимур Искандировны туган ягында соңгы юлга озаттылар.

Украинада барган махсус хәрби операция барышында һәлак булган Поч.Кучук авылы егете Тимур Искандировны туган ягында соңгы юлга озаттылар. Тимурга 16 майда 30 яшь тулган булган. Ул, контракт нигезендә хезмәт итеп, разведка батальоны бүлекчәсендә оператор-наводчик вазыйфасын башкарган.  

Тимур белән саубуллашырга, аның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга авылдашлары, дуслары җыелган иде. Якташыбыз яшәгән йорт каршында узган матәм-митингта район җитәкчелеге, Тимур хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, хезмәттәше Руслан Уралбаев та катнашты.

«Минем өч улым бар иде, хәзер инде берәү генә калды. Кечкенәсе авырып вафат булды, гаиләбезнең төп терәге булган Тимурның исә гомере чит җирләрдә өзелде. Балаларымны берьялгызым үстердем. Тимур бик акыллы, тәртипле бала булды, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торды. Авылда да аны бик яраттылар һәм хөрмәт иттеләр. Бәйрәмнәр вакытында гаилә белән бергәләп өстәл артында җыелганны ярата, шау-шулы компанияләрне үз итми иде. Мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Кукмара аграр көллиятендә белем алды, 18 яше тулуга армиягә китте. Аның бик тә хәрби буласы килде. Армиядән кайткач эшләде, өйләнмәгән, шулай да Яңа елга гаилә кору планы бар иде. Украинага килешү буенча хезмәткә китәргә җыенгач: “Улым, әллә кире уйлыйсыңмы?” – дигән идем. “Әни, мин инде барысын да хәл иттем. Минем иптәшләрем шунда бит”, - диде. Кызганыч, исән-имин кайта гына алмады шул. Тимур тырыш, көләч йөзле, мәрхәмәтле, тыйнак булып, күңелләребездә мәңге сакланыр. Тыныч йокла, балам!» - дип ачына әнисе Заря Евгеньевна.

Чыганак: Хезмәт даны

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урынын ожмахта булсын,хэер доганны калдырып кит! Эниенэ аллах сабырлык бирсен!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Энисенэ ходай сабырлык бирсен, эй балакай, тилмереп устергэн балалар шунда барып эрэм булырга тиешме, эй ходай туктат инде бу сугыщны, купме аналар газиз балаларын югалтыр тагын инде тагын.

      Мөһим

      loading