16+

Кукмарада коткаручылар, урманда чак кына өшеми калган ир-атка ярдәм иткәннәр

Коткаручылар аны эзләре буенча табып ала.

Коткаручылар аны эзләре буенча табып ала.

1 декабрь көнне сәгать 14.03тә бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә  1977 елгы ир-ат шалтыратып ярдәм сорый. Ул үзенең кар өстендә хәлсез килеш өшеп ятуын әйтә. Ир-ат Урта Комар авылына таба барган. 13:00 сәгатьләр тирәсендә тауга менеп, ерактан гына авылын күргән, әмма башка оринтирларны әйтә алмый. Өстендә камуфляжa куртка һәм чалбар, аягында кара төстә җылытылган галош, башында кара шапка булуын хәбәр итә.

Ир-атны Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 4 нче зона-эзләү коткару хезмәте коткаручыллары Салкын Чишмә һәм Урта Комар авыллары арасындагы урманда йоклый торган хәлдә табып ала. Аңа кайнар чәй эчертеп, өенә алып кайтаралар, дип яза Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading