16+

Кукмараның полиция хезмәткәрләре тавыш көчәйткечле җайланма аша район халкын өйләреннән чыкмаска өнди

Хокук сакчылары халыкны карантин режимын сакларга чакыра.

Кукмараның полиция хезмәткәрләре тавыш көчәйткечле җайланма аша район халкын өйләреннән чыкмаска өнди

Хокук сакчылары халыкны карантин режимын сакларга чакыра.

Кукмара районы полициясе автомобильләрдә урнаштырылган тавыш көчәйткечле җайланмалар ярдәмендә, карантин режимын үтәргә чакыра, дип яза "Хезмәт даны" газетасы. Әлеге күренеш тасвирланган видеоны социаль челтәрләргә дә урнаштырганнар. 

Хокук сакчылары шәһәр халкын өйдә калырга һәм саклану чараларын куллану кирәклеге турында кисәтә. 

"Урамга чыкмагыз. Өйдән чыккан очракта, махсус маскалар һәм перчаткалар киегез. Хәтта бу хакта белмәсәк тә, безнең һәркайсыбыз да инфекция йөртүче булырга мөмкин. Бары мөмкин кадәр изоляция режимын үтәп кенә, безнең иминлегебезне гарантияли алабыз. Өйдә калыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", - диелә хәбәрдә.

                                                                                                                                      Фото: kukmor-rt.ru
 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Полиция Кукморского района использует громкоговорители, установленные на машинах, с призывом соблюдать карантинный режим из-за коронавирусной инфекции. Видео поделились пользователи соцсети. ⠀ «Не выходите на улицу без острой небходимости. Выходя из дома, используйте защитные маски и перчатки. Любой из нас может быть носителем инфекции, даже не зная об этом. Только соблюдение режима максимальной изоляции может гарантировать безопасность. Оставайтесь дома. Берегите себя и своих близких», - говорится в сообщении. ⠀ #айдадомой #сидидома #домалучше

Публикация от ???Новости Кукмора (@kukmor_tatarstan)

 

 


 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading