16+

Курорт җыемын кемнәр түли?

Краснодар краенда 16 июльдән курорт җыемы түли башлаганнар, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы, төбәк губернаторы Вениамин Кондратьевка сылтама ясап.

Краснодар краенда 16 июльдән курорт җыемы түли башлаганнар, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы, төбәк губернаторы Вениамин Кондратьевка сылтама ясап.

Аның аңлатуынча, курорт җыемын Кубаньда яшәүчеләр, аз керемле гражданнар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш хәрәкәте ветераннары түләмәячәк. Башка туристларга аның күләме тәүлегенә 10 сум тәшкил итәчәк.

Курорт җыемын Анапа, Геленджик, Горячий Ключ, Сочида һәм Туапсе районындагы дүрт курортта түләтәчәкләр. Акчаны килгән көнне үк пансионат, кунакханә һәм шифаханәләрдә тапшырырга туры киләчәк.
Җыелган бөтен акча шәһәр һәм район муниципалитетларына тапшырылачак, дип ышандырды төбәк башлыгы.

Курорт җыемын быелның 1 маеннан эксперимент рәвешендә Кырымда, Краснодар, Ставрополь һәм Алтай крайларында түли башладылар. Әмма ул 1 майдан Алтай краендагы Белокуриха территориясендә һәм Ставрополь краеның Ессентуки, Железноводск, Кисловодск, Пятигорск курортларында гына гамәлгә керде. Кырымда курорт җыемын 2019 елның 1 маеннан түли башлаячаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading