16+

Кыргызстан Республикасы Президенты: Татарстан белән мине гаилә җепләре бәйли, хатыным татар кызы

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты.

Президентлар икътисад, мәдәният, машина төзелеше, авиатөзелеш, химик җитештерү кебек юнәлешләрдә кагылышлы хезмәттәшлек турында сөйләште. Шулай ук ике республика өчен медицина һәм сәламәтлек саклау, туризм, мәгариф өлкәләре перспективалы юнәлеш булып билгеләнде.

-Бу очрашу безнең өчен зур вакыйга. Кызганыч, хәзерге вакытта без барлык потенциалыбызны кулланмыйбыз. Безгә икътисад өлкәсендә сәүдә элемтәләрен ныгытырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан якын киләчәктә Кыргызстан Республикасы юл төзелеше, торак-коммуналь хуҗалыгына кирәкле "КАМАЗ", "ПО ЕлАЗ" автотехникасы, вертолет, аның детальләрен кайтарта башларга мөмкин.

-Бу очрашуга мин зур өметләр белән килдем. Кыргызлар белән татарлар бертуган халыклар булудан тыш, мине Татарстан белән әле гаилә җепләре бәйли - хатыным татар, - диде Алмазбек Атамбаев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading