16+

Кышны бергә озатыйк

12 март көнне Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда "Кыш озату" дип исемләнгән күңелле чара булачак.

12 март көнне Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда "Кыш озату" дип исемләнгән күңелле чара булачак.

Бу көнне килгән кунаклар карачкы яндыру театраль тамаша, такмак әйтү бәйгеләрен, кул эшләнмәләре ярминкәсен күзәтә алачак. Шулай ук традицион рәвештә шәһәр халкын кайнар беленнәр белән сыйлыячаклар.

Кыш озату бәйрәме шулай ук шәһәрнең җиде районында да билгеләп үтелә. Авиатөзелеш районында яшәүчеләр Кадыш бистәсендә урнашкан мәктәп тирәсендә 12 нче март көнне сәгать 14.00дә кышны "озата". 13 март көнне Идел буе районындагы халык Сыртланова урамында урнашкан паркта сәгать 11.00да бәйрәм итәчәк. Киров районындагы халык исә Аккош күле тирәсендә җыела. Бәйрәм чарасы 13 мартта сәгать 11.00 билгеләнгән. Совет районында яшәүчеләр Кыш озату кичәсен Вознесение торак массивында 12 мартта сәгать 11.00 үткәрәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading