16+

“Кырлай” паркы кая күчәчәк?

Парк өчен иң уңайлы урын сайланачак

“Кырлай” паркы кая күчәчәк?

Парк өчен иң уңайлы урын сайланачак

Хәбәр иткәнебезчә, Казанда яңа җәмигъ мәчете төзеләчәк урын итеп “Кырлай” аттракционнар паркы территориясе сайланган. Ә яңа парк булачакмы һәм ул кайда урнашачак? Журналистларның әлеге соравына Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров җавап бирде.
- Казан парксыз калмаячак. Андагы кайбер аттракционнар да искерде.  Парк хуҗалары белән сөйләштек. Алар үзләре дә яңартуга әзерләр. Парк кая китәчәген әйтә алмыйбыз. Хуҗалары белән яңа урын эзлибез. Ышандырып әйтәм, парк булачак. Яңа, яхшы аттракционнар белән, – диде ул. 
Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров әйтүенчә, Казан башкарма комитеты да, мэр да парк өчен иң уңайлы урын сайланачак, дип вәгъдә иткәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading